Мәктәпне ни өчен ябалар?

Безнең авылда башлангыч мәктәпне ябалар. Балалар Зур Сәрдек мәктәбенә укырга йөриячәк диләр. Имеш, киләсе елда күпфункцияле үзәк төзеячәкләр. Бер ябылгач, мәктәпне мәңге ачмыйлар инде аны. Мәктәп авылның үзәге булып тора. Бүген анда 20дән артык бала укый. 2028 елга кадәр балалар саны шул ук күләмдә сакланачак. Зинһар, мәктәпне сакларга ярдәм итегез.

Кукмара районының Купка авылы халкы

Равия Кәримуллина, Кукмара районы хакимият башлыгының киңәшчесе:

– Мәктәп ябылмый, анда укыту вакытлыча тукталып торыла. Казандагы 175 нче гимназиядәге фаҗигадән соң мәктәпләр тикшерү үтте. Нәтиҗәдә Купка мәктәбе, террорга каршы таләпләргә туры килми дип табылып, эшчәнлеген вакытлыча туктатырга мәҗбүр. Кимчелекләр бетерелеп, мәктәпне ачарга рөхсәт бирелсә, балалар кире үз мәктәпләренә кайтачак. Аларга әлегә Зур Сәрдек мәктәбенә укырга барырга туры киләчәк. Зур Сәрдек мәктәбенең ике автобусы бар. Яңа мәктәпне район бюджеты хисабына төзеп булмый. Әгәр республика программасына эләгү мөмкинлеге булса, аннан файдаланачакбыз.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Мәктәпне ни өчен ябалар?” язмасына фикерләр

  1. Ул мэктэпнен кимчелеген бетерептэ була микэн эллэ, Гомер буена капремонт кермэгэн, 1870 елда тозелгэн мэчеттэн-1930 мэктэп итеп реконструкция ясалганнан бирле?

Фикер өстәү