Төркиядә комендант сәгате бетерелә

Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган пандемия булу сәбәле кертелгән комендант сәгате 1 июльдән тулысынча бетерелү турында хәбәр итте.

«1 июльдән комендант сәгате тулысынча бетерелә. Дәүләт оешмалары гадәти эш сәгатенә күчә. Җәмәгать транспортын файдалану өчен яшь чикләре бетерелә», — дигән Эрдоган телевидение аша мөрәҗәгатендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

1 июньнән Төркиядә коронавируска каршы чараларны йомшартылдыр. Комендант сәгате кыскарды, якшәмбе көнне тәүлек әйләнәсе карантин кертелде. Кафе һәм рестораннары һәм спорт заллары эшли башлады, туйлар уздырырга рөхсәт ителә.


Фикер өстәү