Абагалар чәчәк атса…

Театраль сезон ахырына якынлаша. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры күптән түгел Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» драмасын кабат сәхнәгә менгерде. Кабат дим, чөнки берничә ел дәвамында уйналмый торган иде ул.

Безнең ил халкы – абагалар, бүген булмаса, иртәгә чәчәк атар дип, гомер буе өметләнеп яши белгән халык. Талантлы режиссер Фаил Ибраһимов куелышындагы драма мондый өметнең өреп кабартылган шар гына икәнен исбатлый. Кеше – еш кына бүтәннәр кулындагы пыяла уенчык. Кемдер башкалар язмышы белән уйнаудан тәм таба, уенчыкның челпәрәмә килүен күреп ләззәтләнә. «Бүтәннәр» һәм «кемдер» дигәнебез аерым кеше дә, тулы бер дәүләт тә булырга мөмкин. Спектакльнең сюжет сызыгын берничә җөмләгә сыйдырып бетерергә була: 86 яшенә кадәр паспортсыз яшәгән Насыйбулла (өлкән Насыйбулланы Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин, яшь Насыйбулланы Винер Фәйзуллин уйный) янына яшь егет Айбулатны (Фирдүс Сафин) журналист кызыксынуы алып килгән. Ничек инде ул безнең дәүләттә – кәгазь кисәгеннән башка сине кешегә дә санамаган җәмгыятьтә паспорт хәтле паспортсыз яшәргә мөмкин?!

Төп герой Насыйбулла язмыштан әллә ни күпне дәгъваламый: сөйгән яры белән гаилә корып, тыныч, матур гомер кичерәсе килә. Әмма аны урап алган тирәлек, ул яшәгән дәүләт бу теләкне күпсенә. Меңләгән, миллионлаган Насыйбуллалар кул сузымы адымдагы мондый бәхеткә өметләнә алмый. Алар ымсынып көткән абага чәчәген генә түгел, абага алмаларын да авызга капмаслык итеп агулап куячакларын беләләр… Насыйбулла белән аның сөйгәне Гөлия арасындагы кара йөрәкле, көнчел Тахауның (Равил Гыйләҗев, Марсель Мөсәвиров) бер капчык онны мунча түбәсенә китереп куюы гөнаһсыз егетне ун елга Себер якларына озата. Әле нинди статья белән – илле тугызынчы! Насыйбулланың яшь чагы артист Винер Фәйзуллин тарафыннан шактый тәвәккәл, имәндәй нык холыклы итеп бирелә. Төрмә камерасында аның бау әзерләп куйганын белгәч, имәннәрне дә егып салырлык көчләр барлыгына ышанып, сискәнеп китәсең. Биредә тормышның үз фәлсәфәсе, үз законы. Насыйбулла белән очрашкан Большой Татарин кушаматлы каракны да (Татарстанның халык артисты Рәфыйк Каюмов), сәяси тоткын буларак утырган Низамны да (Рәзил Фәхретдинов) иң беренче чиратта «төрмәдәш» булу түгел, үзләренең бер каннан, бер җаннан – татар икәнлекләрен аңлау берләштерә. Большой Татарин авызыннан яңгыраган сүзләр совет хөкүмәте төзелгәч кылынган гамәлләргә хөкем карары булып яңгырый. Егерменче еллардагы продразверстка, авыл халкының соңгы икмәген кычкыртып талау, коточкыч ачлыкның кешеләрне бер-берсен ашау дәрәҗәсенә җиткерүе турында сөйләгән карак: «Үз халкын болай җәберләгән дәүләтнең киләчәге юк!» – дип нәтиҗә ясый.

Әлеге фикер Комарик кушаматлы тоткынны сурәтләгәндә дә ачык ярылып ята. Әти-әнисе ачлыктан үлгән баланы приютка китергәч, аңа Иван Комарик дигән өр-яңа исем бирәләр – әнисе Камәр исемле булган икән… Сүз уңаеннан, бу рольне башкарган Руслан Ибраһимов, образның исемен җисеменә туры китереп, бик оста башкарып чыкты. Кайтып күзенә күренгәнче Насыйбулласын көткән Гөлия исә (Индира Маликова) – сабыр татар хатынының бер үрнәге. «Шулай насыйп булгандыр инде, Насыйбулла». Шушы бер җөмләгә хатынның унөч ел буе тешен кысып ирен көтүе дә, нарасыеның ачтан үлү хәсрәтен эчкә йотуы да, Тахау кебекләр алдында тезләнмичә яши белүе дә сыеп беткән.

Драмада авыл советы рәисе Локман (Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдинов) үз кыйбласын үзе дә аңламаган ир буларак тасвирлана. Насыйбулла авызыннан без аның чучка асрап сатуын, әмма үзе ашамавын («гөнаһ була!») беләбез. Ул – уңай сыйфатлары да, тискәреләре дә җитәрлек булган гап-гади җир кешесе, без яшәгән системаның чираттагы корбаны. Авыл советы рәисенең ике сүзнең берсендә «замглавы Лариса Мирзагитовна» дип кабатлап торуына игътибар итү җитә – югарыдан нинди әмер бирелсә, Локман кебекләр аны үтәү өчен җирдән шуышырга әзер. Тәхау исә – гомер буе Насыйбулла артыннан күзәтеп, аның һәр гамәлен тиешле урынга җиткереп яшәгән, үз тормышына күз салырга вакыты да, җае да булмаган адәм актыгы. Шунысы куркыныч: бездә Тахау кебекләрнең бетәсе юктыр. Тарих тәгәрмәче бертуктаусыз хәрәкәттә, гел әйләнеп тора. Үткәннәрдән гыйбрәт алыр өчен алар турында дөресен белү кирәк бит әле. Мәктәптә укытылган тарих дәреслекләре дә, китаплар да, без карап үскән кинофильмнар да матур ялган белән өртелеп, дөньяның ике төскә генә – ак һәм карага бүленүен генә тасвирлап килде. Бөек Ватан сугышы китергән фаҗигаләр турында да белергә тиеш булганны гына белдек. Ә бит совет сугышчылары арасында Насыйбулла кебек «туган авылым, әнием, Гөлиям өчен» дип ут эченә керүчеләр дә; бер-берсен чәнчеп үтерергә әзер уголовниклар да; командирларның акылсыз боерыгы аркасында күрәләтә үлемгә баруын ачык аңлаган хәлдә дә «За Родину!» дип атакага күтәрелгән Большой Татарин кебекләр дә җитәрлек…

Яраланган Насыйбулла өчен сугыш немец концлагеренда дәвам итә. Биредә тарихи шәхес, Көнчыгыш министрлыгы хезмәткәре, профессор Әхмәт Тимер (Татарстанның халык артисты Булат Сәлахов) белән очрашу күренешендә татарның туган иле кайда дигән сорауга җавап эзләнелә; җан асрау, яшәү, ачтан үлмәү өчен көрәш бара. Аннан соң – «сатлыкҗаннар»ны колач җәеп көтеп торган ватан төрмәләре. Совет төрмәсендәге җәзалау ысуллары Насыйбулланы гына түгел, бик күпләрне тез чүктерә. Ул инде какшамас, кыю, имәндәй Насыйбулла түгел, теләсә нинди гаепне үз өстенә алырга әзер, ул кыйналган, сындырылган…

Яшь журналистның спектакль азагында төп геройдан хат аша кичерү соравы, бөтен җәмгыять исеменнән гафу үтенүе тамашачыны кырыс тормыш чынбарлыгы белән күзгә-күз очраштыра. Без бит кино, спектакль, хикәя-повестьларның якты төсләр белән, оптимистик рухта тәмамлануына күнеккән. Биредә исә әкияти романтикага урын юк: кеше башкалар кулында уенчык, корбан. Әлеге кануннан беркем дә ташлама өмет итә алмый; максатыма ирешәм дип хыялланган Айбулат – үзе дә чираттагы корбан. Ул әзерләгән язмасын матбугатта бастыра алмый, шул рәвешле безнең илдә җиңүчеләр юклыгына үзе дә инана шикелле… Ә бит аның «Безнең ил үзгәрергә тиеш. Үзгәртәчәкбез без аны!» дигән сүзләренә шулкадәр ышанасы килгән иде… Әсәрне сәхнәләштергән Чаллы театры артистларының (алда телгә алынганнардан тыш, Руслан Әюпов, Айнур Фәхретдинов)  бар күңел җылысын биреп уйнавы, режиссерның олы хезмәте, отышлы сайланган музыка, яңа сәхнәнең бизәлеш һәм ут мөмкинлекләре – болар барысы бербөтен тәшкил итеп, театр коллективының да, авторның да уртак уңышы булып тора. Фаил Ибраһимов, гадәттәгечә, үз югарылыгында – аның символик образлары беркайчан беркемне битараф калдырмый. Спектакльнең башыннан азагына кадәр сәхнә өстендә эленеп торган рәшәткә – адәм баласының кылдан нечкә, кылычтан үткен гомер юлын теләсә кайсы мизгелдә өзәргә әзер балта булып күзаллана. Ә кеше абага чәчәге һәм бәхет турында хыяллана…

 

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА

 

 

 

 


Фикер өстәү