Мамадышта яшәүче бер ханымның өенә елан кергән. Ул веранда бүлмәсендәге суыткыч артына кереп яткан булган.
Хуҗабикә аны үтермәкче була. Әмма елан аны чага. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Мамадышта яшәүче бер ханымның өенә елан кергән. Ул веранда бүлмәсендәге суыткыч артына кереп яткан булган.
Хуҗабикә аны үтермәкче була. Әмма елан аны чага. Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Археолог, олуг галим Фаяз абый Хуҗинның узган елның декабрь аенда редакциягә соңгы тапкыр килүе булган икән. «Киләсе елга 1 августта 75 яшь тула. Академиядә юбилеема бик әзерләнәләр инде. Шул бәйрәмне аяк өстендә килеш үткәрергә насыйп булсын иде», – дигән теләген җиткерде. Ни кызганыч, җитешмәде...
Көндезге ялны максатына карап: йокымсырап йөрүдән котылу өчен – көннең беренче яртысына, алҗудан котылу өчен – көннең икенче яртысына планлаштыру хәерле. Медицина фәннәре кандидаты, невролог-сомнолог Елена Царева «RT» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Арча волонтерлары Ташкичү авылында яшәүче Гөлфия Мәгъсүмова белән Тәнзилә Вәлиеваның интернет киңлекләрендә СВОдагы егетләрнең хәлен сөйләүләре Питрәч районының Күн авылында яшәүче Гүзәлия Галимуллинаның тормышын үзгәртә дә куя. Аңа кадәр дә ничек итеп егетләргә ярдәм итим икән дип йөргән ханымга шул җитә.
Чаллыда яшәүче 72 яшьлек Фәнизә Нәгыймова СВО башланганнан бирле егетләрне кайгырта. Башта ике елдан артык үз фатирында коры аш ясар өчен яшелчәләр киптергән. Ә аннары шәһәр җитәкчеләре аңа бу эш өчен өч бүлмәле фатир биргән.
Бу язмамның исеме «Яңгыр көткәндә» булырга тиеш иде. Әмма җәен авылда яңгыр һәм печән сүзләре янәшә йөри шул. Сәбәбе бик гади: син тамчысына кадәр сөенердәй булып көткәндә, яумаган яңгыр, сала халкы печәнгә төшүгә, авыл ягына «карый» башлый. Быел да искәрмә булмады.
Татар җырчысы сәхнәдә Италия баянына гына түгел, үзебезнең тальянга да кушылып җырласа иде ул. Сәнгать өлкәсендәге зыялыларыбыз бу фикерне еш әйтә. Тик артистлар арасында андыйлар бик сирәк шул.
Кичә кич Питрәч районының Көек авылында янгын чыгып, ике йорт янып бетә. Янгын сүндерүчеләрне көткән арада йортлардан көл генә кала.
Быелның биш аенда республикада 1072 юл һәлакәте булган. Аларда 116 кешенең, шул исәптән өч баланың гомере өзелгән.
Журналист, «Татмедиа» холдингының медиа директоры Алсу Исмәгыйлева хаҗ сәфәреннән кайтты. Аның белән Мәккәдә ниләр күрүе, изге юлга чыкканда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләштек. Ә менә аннан кайткач, күңел чисталыгын ничек сакларга?
Мактанырлык хакым бар – менә дигән атым бар. Казанның үзәгендә – ЦУМ бинасында һәм аның янәшәсендә Татарстан казанышлары күргәзмәсе ачылды. Бөтен булганлыгыбыз, осталыгыбыз – бер урында. Биредә АСЕАН саммиты кунакларын нәрсә белән шаккатырырга җыеналар?
Фикер өстәү
Фикерегез