Әлмәт татар дәүләт драма театрында премьера. Фәхрине үтереп ташладылар. Аны гынамы?

Бар иде бит заманалар! Равил Сабырның романы буенча Әлмәт татар дәүләт драма театрында «Татнефть» ярдәмендә куелган яңа форматтагы «Фәхрине үтереп ташладылар» кино-спектаклен караганда ирексездән шулай дип уйлап утырасың. Әсәр тамашачыны узган гасырның 90 нчы елларына кайтара. Тулай торактагы туган көннәрне, татар зыялылары белән очрашуларны, беренче татар җыры бәйгеләре узган чакларны, милли гимназияләрнең бер-бер артлы ачылган, татарча яңа газета-журналларның гамәлгә куелган вакытларны хәтер сандыгыннан тартып чыгара.

Бүгенге татар әдипләрен ата ялкаулар гына хурламый бугай: примитив язалар, янәсе, бер урында таптаналар, ә заманча, актуаль темаларны күтәреп чыккан драматурглар бөтенләй юк дип санаучылар да бар. Равил Сабырның иҗаты белән таныш кеше буларак һич кенә дә килешәсе килми бу «диван тәнкыйтьчеләре» белән. Аның әсәрләрендә мәңгелек мәхәббәт темасы да, сугыш та, башка көн кадагына суга торган проблемалар да бөтенләй башкача, яңа ракурстан карап ачыла.

Шунысын да искәртеп үтим: без Равил белән шактый еллар бергә эшләдек. 2015 елда «Татнефть»нең рус телендә чыга торган «Нефтяные вести» газетасына Чаллыдан яңа редактор килә, билгеле журналист Равил Сабировны куялар икән, дигән хәбәр таралгач, без – «Хәзинә» газетасы һәм гомумән матбугат үзәге хезмәткәрләре гаҗәпләндек тә, шатландык та. Күп тә үтмәде, аның драматург икәнен дә белдек: Әлмәт театрында «Сигезле бию» мелодрамасы куелды. Сәхнәдә бер ир-ат та юк, бары сигез актриса гына уйнады. Хатын-кыз психологиясен шулай тирән, бөтен нечкәлекләренә кадәр каян белә икән автор, дип шаккаткан идек ул чакта.

Берничә елдан Равилнең Чаллы театрында куелган «Абага алмасы ачы була» драмасы Тукай премиясенә тәкъдим ителде. Телевидение берничә мәртәбә күрсәткән спектакль булса да, автордан әсәренең тулы вариантын сорап укып чыктым. Ул, чыннан да, зур бүләкләргә лаеклы, тетрәндергеч әсәр!

Инде менә узган елда нәшер ителгән «Фәхрине үтереп ташладылар» романы да  әдәбият мәйданында, һич арттырусыз, зур вакыйга булды, татар җәмәгатьчелегенең шактый игътибарын җәлеп итте, бәхәсләр уятты. Ә инде әлеге роман буенча үзебезнең Әлмәт театрында спектакль куелачагы турында хәбәр таралгач, премьераны түземсезлек белән көтә башладым. Бу юлы нәрсә белән гаҗәпләндерерләр икән? Гадәти генә спектакль булса, ул Әлмәт театрыныкы булмас, гап-гади сюжетлы пьеса да Равилнеке булмас иде.

Спектакльдә тарихка «хәтәр 90 нчы еллар» дип кереп калган чор күрсәтелгән. Әлмәт театры бит инде яхшы мәгънәдә «мөгез» чыгара торган. Бу юлы 80 еллыгын каршы алырга җыенучы театр тарихта тәүге тапкыр кино-спектакль тәкъдим итте. Өч сабакташ – Галимҗан, Хамис, Илгизәр – серле чакыру хаты алу белән, университетны тәмамлап 20 ел узгач, шәһәрнең иң яхшы кунакханәләренең берсендә җыелалар. Тиздән бирегә Диләрә дә килә. Аңа яшь чакта барысы гашыйк булып йөргәннәр икән. Дүртесен дә «Шаяннар һәм тапкырлар клубы»нда уйнау гына түгел, фаҗигале хәл дә берләштерә. Берсендә студентларга урам шпанасы бәйләнә, сугыш китә, һөҗүм итүчеләрең берсен пычак белән кадап үтерәләр. Тикшерү эше нигезендә КВН командасы капитаны Кадыйр гаепле дип табыла, гәрчә дуслар моның алай түгел икәнен бик яхшы белсә дә. Судтан соң болар очрашмый һәм менә, еллар узгач, элеккеге дусларны кемдер яңадан җыя.

Менә шул 20 елдан соң дүрт сабакташның очрашуы сәхнәдә гадәти спектакль форматында күрсәтелә, ә 90 нчы еллардагы вакыйгалар, геройларның яшь вакытлары – экранда, кино форматында. Шулай итеп сәхнәдәге яшәеш кинокадрлар белән үрелеп бара.

Шунысын да искәртик: кино-спектакльнең режиссеры Александр Далматов өчен бу – театрда тормышка ашырылган беренче проект. Моңа кадәр ул киң җәмәгатьчелеккә Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча фильм төшерүе белән билгеле иде. «Фәхрине үтереп ташладылар»ның спектакль өлешен куйганда, аңа Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов булышкан. Ул шулай ук кино өлешендә Кадыйр ролен уйный (спойлер: бу герой сәхнәгә чыкмый).

Гомумән, кинокадрларда театрның барлык артистлары да күренеп алды бугай, ә сәхнә өлешендә Официант ролендә – Фаил Сафиуллин, Диләрә – Энҗе Сәйфетдинова, Галимҗан – Айрат Мифтахов, Хамис – Рифат Әхмәдиев, Илгизәр – Раушан Мөхәммәтҗанов. Тамаша тәмамлангач, әлмәтлеләр аларны овацияләргә күмде! Бу – аларның иҗатына иң югары бәядер.

Сәхнә бизәлешен әзерләгән рәссам Булат Ибраһимов, кино рәссамы Сәлимә Аскәрова (икесе дә Казаннан), ут буенча рәссам Ольга Окулова (Санкт-Петербург), саунд-дизайнер Симона Маркевич (Мәскәү), кинооператор Оливейра Карлуш (Ангола) эшләре дә бары тик мактау сүзләренә генә лаек.

Әлбәттә, һәр кешенең карашы субъектив, тик минем сүзләрем белән кино-спектакльне караган тамашачыларның күпчелеге риза булыр дип ышанам. Мәсәлән, яшь коллегам, журналист Нурия Максееваның фикере белән дә кызыксындым.

«Кискен борылышлар, каршылыклы холыклар, гадәти булмаган чишелешләр һәм шул ук вакытта тормышчанлыгы белән җәлеп итә бу спектакль. Бәхәссез, «кино»лы булуы – аның аерым бер өстенлеге, – диде Нурия. – Син үзеңне геройларны күптән белгәндәй, алар белән аралашкандай тоясың. Дөрес, миңа бераз гына Диләрә белән «аралашу» җитмәде. Аның язмышы турында күбрәк беләсе, ишетәсе килде. Хәзер инде китабын да укырга теләк туды. Туган телебезнең язмышын кайгыртуы, тарих белән күзгә-күз очраштыруы өчен авторга, иҗат командасына зур рәхмәт!»

Ә ни өчен әсәр «Фәхрине үтереп ташладылар» дип атала соң? Ни өчен Равил Сабыр классик язучыбыз Галимҗан Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романының беренче җөмләсен үз әсәренең исеме итеп алырга булган? Кино-спектакльдә дә, романда да Фәхри дигән персонаж бөтенләй юк бит. Ә кемне үтереп ташлаганнар соң?

Әйткәнемчә, пәрдә ябылгач, 90 нчы еллардагы вакыйгаларны бүгенгеләре белән чагыштыра башлыйсың. Күпме хокуклар яулап алынган иде бит, кая алар хәзер? Хәтта әз-мәз сакланып калган чеп-чи татар авылларында да русча укыта башладылар, татар матбугат чаралары тираж җыя алмый. Саный китсәң, озак санарга була проблемаларны. Бөтенләй үк үтереп ташламасалар да, хәлләр шуңа таба бара түгелме? Спектакльнең азагында да өмет чаткысы күренми…

Әмма адәм баласы барыбер дә яхшыга өметләнә. Караңгылык артыннан яктылык та килми калмас, дип ышаныйк. Ә каләмдәшебез Равил Сабырның романы китап киштәләрендә тузан җыеп ятмасын, «Фәхрине үтереп ташладылар» театр репертуарында әле күп еллар уйналсын иде.

Наилә Ганиева

 


Фикер өстәү