Балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека 2030 елга кадәр озайтыла

Балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека 2030 елга кадәр озайтыла. Президент Владимир Путин Хөкүмәткә бу җәһәттән бурыч йөкләгән. Кремль сайтында хәбәр ителгәнчә, дәүләт башлыгы ташламалы ипотека программасын 2030 елга кадәр озайтырга, 6 яшькә  кадәрге балалары булган гаиләләргә процент ставкасын 6 проценттан арттырмаска кушкан.

Моннан тыш торак төзелеше «аксаган» төбәкләрдә һәм кечкенә шәһәрләрдә балалы гаиләләргә ташламалы ипотека кысасында кредит бирүнең аерым шартлары күздә тотылачак.

Президент куйган бурыч быел 1 июньгә кадәр үтәлергә тиеш.


Фикер өстәү