Путин ташламалы ипотека ставкасын 7 проценттан арттырмаска кушты

25 июльгә кадәр бу мәсьәлә хәл ителергә тиеш.

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә ташламалы ипотека программасы буенча ставканы чикләргә кушкан. Ул җиде проценттан артмаска тиеш, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

Дәүләт башлыгы бу мәсьәләне 25 июльгә кадәр хәл кылуны йөкләгән. Моңа кадәр хакимияттәгеләр, яңа йортлардан торак сатып алуга кредит ставкасы аны түләүнең бөтен срогында 7 проценттан артмасын өчен, программа шартларын үзгәртергә тиеш.

Шулай ук Владимир Путин Хөкүмәткә, Россия Банкы белән берлектә, кредит алучылар саны 2021 елдагыдан кимемәсен өчен, ипотека бирүне арттыру буенча 15 августка кадәр тәкъдимнәр эшләргә кушкан.


Фикер өстәү