Коточкыч юл һәлакәтендә 200 сарык үлгән

Фаҗига М-5 трассасының 1418нче километрында булган. Сарык төягән фура барьер киртәсенә бәрелеп 200 баш сарык үлгән. Машина йөртүчегә зыян килмәгән. Бу хакта ye102.ru хәбәр итә.

Машина Чишмә районына таба хәрәкәт иткән булган. Машина йөртүчегә зыян килмәгән.

Фаҗига урынында коткаручылар эшли.  Фурага ут капмасын өчен махсус күбек сиптерелгән, дип хәбәр итә җирле басма.


Фикер өстәү