Иртәгә иртән янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Йолдыз авылына Татарстаннан 20 тонналык ике фура юлга кузгалачак. Аның берсенә Яшел Үзән районының Малые Ключи авылы яныннан төзелеш материаллары төяделәр.
Татарстаннан мондый төр ярдәм беренчесе. 15 ләп эшмәкәр 1 млн сумга якын төзелеш материалы җыйган. Фурага буяулар, җылыткыч материал, кабельләр, төзелеш кораллары һәм башка кирәк-яраклар төялде.
Эшмәкәр Ильяс Гыймадов, бу ярдәм соңгысы булмаячак, дип ышандыра.
Тагын 4 фура Төмәннән килеп кушылачак. Шулай итеп, 24 майда Йолдыз авылына берьюлы 6 фура белән гуманитар ярдәм килеп җитәчәк.