Данил Богатырев: «Очар өчен туганнарга комлык кызык түгел»

Бүгенге көндә яшьләр арасында спортның экстремаль төрләре бик популяр һәм алар бу өлкәдә зур уңышларга ирешәләр.  22яшьлек Богатырев Данил Эдуард улы bmx  буенча инструктор, тренер, шулай ук  bmx фристайл буенча спорт мастерлыгына  кандидат та.  Ул ике ел элек Ижевскидан Казанга күченгән. Кыска вакыт эчендә зур уңышларга ирешергә өлгергән егет белән  әлеге спорт төренең серләре  турында әңгәмә кордык.

– Данил, син укыйсыңмы, әллә эшлисеңме?

– Хәзерге вакытта мин укымыйм һәм бөтен вакытымны эштә үткәрәм диярлек. Минем өч урта һөнәри белемем бар, тик  миңа тренер белеменнән башкасы кирәк  булмады. Хәзерге вакытта «Урам» экстрим паркында тренер һәм bmx фристайл буенча инструктор булып эшлим.

– Спортның әлеге төре белән мавыгуың кайчан башланды?

–  2014 елда Ижевск шәһәрендә очраклы гына скейт парк яныннан үткәндә анда bmx белән шөгыльләнүче, төрле трюклар ясаучы балаларны күреп, минем дә шулар төсле буласым килде. Барысы да шуннан башланды. 14 яшемдә миңа беренче трюк  ясый торган велосипедымны алдылар.

– Казанда спортның бу төре ни дәрәҗәдә үсеш алган?

– Татарстанның башкаласы экстремаль спорт төре бик зур  үсеш алган шәһәрләрнең берсе. «Урам»  паркында шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар, теләгән һәркем өчен шартлар тудырылган. Шуңа күрә монда чит шәһәрләрдән дә килеп торалар, аралашу мөмкинлеге дә бар һәм бу бик мөһим.

– Син үз эшеңнең остасы булгач,  ниндидер тәкъдимнәр дә булгандыр?

– Ижевскидагы тренерым миңа Удмуртиядә Россия җыелма командасы тренеры булырга тәкъдим итте, әмма моның өчен югары белемле булу кирәк. Шуңа күрә киләчәктә югары белем алу ниятем бар. Хәзерге вакытта мин Казаннан китәргә җыенмыйм, чөнки монда экстремаль спорт төрләрендә зур алгарыш бара һәм үземне монда кирәгрәк дип саныйм.

– Бу өлкәдә профессионаллар күпме? Бу өлкәне сайлаучы булачак профессионалларга нәрсә игътибар итәргә киңәш итәр идең?

– Бу өлкәдә дә үз эшенең остасы булганнар җитәрлек. Әлбәттә, күп шөгыльләнергә, техника өстендә эшләргә һәм туклануга игътибар итәргә кирәк.

– Ничә яшьтә шөгыльләнә башлау яхшырак һәм вакытында туктый  белү дә мөһимдер?

– Bmx белән 5 яшьтән шөгыльләнә  башларга мөмкин. Бу спорт төрендә имгәнүләр бик күп. Яшь барган саен курку, үз-үзеңне саклау инстинкты да көчәя. Шуңа һәркем спорттан китү вакытын үзе чамалый.

– Секцияләреңә йөрүчеләр күпме һәм бер «дәрес» күпме тора?

– Быел балалар бик күп йөри. Бер сәгать дәвам иткән шәхси күнегүләрнең бәясе 1500 сум тора. Төркем белән өйрәнүләр бераз очсызрак. Мин балалар белән шөгыльләнергә бик яратам, шуңа күрә кайвакыт күнегүләр 2-3 сәгатькә сузылырга да мөмкин.

– Баланың бу спорт төре буенча талантын баштан ук белергә мөмкинме?

– Баштан ук белеп булмый, әмма якынча өч дәрестән соң баланың мөмкинлекләренә карап, аның белән ничек эшләргә кирәклеген чамаларга була. Иң мөһиме, бала курыкмасын. Әлбәттә, кечкенә вакытта балалар куркуның ни икәнен дә белмиләр, ул үскән саен, тора-бара барлыкка килә.

Спортның бу төре ни өчен иң куркынычлардан санала?

–  Фристайл – имгәнүләр иң күп булган спорт төрләренең берсе. Килгән зыяннан соң, спортка кире кайта алмаган очраклар күп була.

–  Казанда әлеге спорт төре үсеше өчен мөмкинлекләр җитәрлекме?

– Биредә фристайлның үсеше өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Дөресрәге, экстремаль мәйданчыклар планында Казаннан яхшырагын табу мөмкин түгелдер дип саныйм.

– Казанда тагын нәрсә төзергә кирәк дип саныйсың?

–  Җирдәге трамплинда трюклар ясаганнан соң, йомшак «мендәргә» төшү мөмкинлеге булган дертлар булуын теләр идем. Әле тагын бер прак булса да комачауламас иде.

– Ничек уйлыйсың, экстремаль спорт төрләренең киләчәге бармы?

– Урам спортын зур киләчәк көтә. Мин шөгыльләнә  башлаганда тренерлар да, юньле мәйданчыклар да юк иде, ә хәзер урам спорт төрләре әкренләп үсеш ала, күп санлы скейт парклар төзелә, тренерлар саны арта. Миңа өйрәнергә килгән  балалар – яңа буын балалары. Аларга комлыкта уйнау кызык түгел, алар –  максатчан рәвештә спортка килүчеләр.

– Ничек спорт мастерына кандидат булырга?

– Моның өчен  бик күп эшләү мөһим. Башта үз төбәгеңдә сайлап алу  ярышларда катнашырга кирәк. Аннары Россия кубогында, Россия чемпионатларында һәм Халыкара ярышларда катнашу зарур. Шулай итеп, әкренләп разрядлар алырга мөмкин.

 Спорттагы казанышларың турында сөйлә әле.

– Мин Россия кубогында һәм Россия чемпионатларында катнаштым. Киләчәктә Халыкара ярышларда катнашу турында хыялланам.

–  Данил, сиңа уңышлар һәм яңа җиңүләр теләп калам!

Регина Гыйниятуллина

 


Фикер өстәү