Дөнья Кубогы этабында алтын медаль яулаган Эдуард Латыйповның әтисе: «Биатлон белән шөгыльләнергә соңга калгансыз, диделәр»

Теләгенә ирешмичә туктамаячак. Эдуард Латыйпов турында якыннары әнә шулай ди. Моннан ике атна элек Дөнья Кубогы этабында эстафета ярышында алтын медаль откан милләттәшебездән алар Олимпиада медале көтә. Татар авылында үскән егетнең уңыш сере турында «ВТ» хәбәрчесенә чемпионның әтисе, беренче тренеры һәм иптәшләре сөйләде.

«Ятып калганчы, чабып кал»

Биатлон яратучыларга 26 яшьлек Эдуард Латыйпов ят кеше түгел. Әлеге спорт төреннән ераграк торган кешеләр исә егетнең исемен 10 гыйнвар көнне ишетте. Ул көнне Германиядәге Оберхоф каласында Дөнья Кубогы ярышларының чираттагы этабы узды. Биатлончылар катнаш эстафетага чыкты. Дөресен әйткәндә, Россия биатлончыларына әллә ни өметләнмәделәр. Чөнки безнекеләрнең инде 43 ярыш дәвамында медаль ота алганы юк иде. Ни гаҗәп, беренче өч этапны Россия командасы беренче урында тәмамлады. Дүртенчесенә исә Эдуард Латыйпов чыкты. Алда барса да, татар егетенең хәле мөшкел иде: медаль отып, я геройга әвереләчәк, инде юк икән, команда бу юлы да уңышсызлыкка дучар булачак, гаепне аңа өячәкләр. Хәлиткеч атышта Латыйпов ике хата ясады һәм дистанциянең соңгы өлешенә өченче урында кузгалды. Инде монысы да начар түгел, һич югы бронза эләгәчәк. Көндәшләр дә көчлерәк. Ләкин Латыйпов «ятып калганчы, чабып калырга» булды. Башта ул Норвегия спортчысы, хәзерге вакытта дөньяның иң шәп биатлончыларыннан саналган Стурла Легрейдка ияреп, француз Кентен Фийон-Майены узып китте. Финишка берничә метр калганда төп көндәшен дә артта калдырды. Эдурад җиңү алып килде, Россиянең биатлон командасына исә җан керде.

Әнә шул ярыш татар егетен генә түгел, аның туган авылы – Самара өлкәсендәге Камышлыны да бөтен дөньяга танытты. Дөрес, Эдуард Белоруссиянең Гродно каласында туган. Әтисе ул вакытта хәрби хезмәттә була. Улларына бер яшь тулыр-тулмас Анна һәм Радмил Латыйповлар гаилә башлыгының туган авылына күченеп кайта. Егетның балачагы һәм үсмер еллары Камышлыда уза.

«Бу малай безнеке»

Ни өчен биатлон? Авыл баласы өчен телевизор яки компьютер аша гына күренә торган спорт төре бит. Чемпион егетнең әтисенә иң элек әнә шул сорауны бирдек.

– Бездә чаңгы яраталар. Үзем дә йөрим. Эдуард шуннан кызыксынып киткәндер инде, – дип искә ала әтисе. – Тырышлыгы белән алдырды. Кар яуса да, буран чыкса да, чаңгысын тагып күнегүгә чыгып китә иде. Үсә төшкәч, Эдуард биатлон дип хыяллана башлады. Безнең якларда юк икән, Уфадагы үзәкне эзләп тапкан. Безгә иң якыны шунда икән. «Мине илтеп тапшырасыз», – диде. Чыгып киттек шулай төялеп. Ул вакытта 10 сыйныфта укый иде, егеткә – 16 яшь. «Биатлон белән шөгыльләнергә соңга калгансыз», – диделәр. Бөтен медальләрен, грамоталарын алып барган идек. Анда бит күрсәткечләре дә язылган. Шуннан егетне чаңгыга бастырдылар. 10–20 метр уздымы икән, бу малай безнеке, атарга өйрәтәбез, диделәр дә алып калдылар.

Эдуардның беренче тренеры – Марат Шәвәлиев. Камышлыда чаңгычылар әзерләү өчен җанын биреп эшли торган кеше. Чемпион Латыйповның спорттагы тәүге адымнарын яхшы хәтерли ул.

– Ул вакытта 4 сыйныфта укый иде. Иптәшләренә ияреп килде. Алары иртәрәк йөри башлаган иде. Аңлашыла инде, иң шәп чаңгыларны инде бүлгәләп бетергәннәр. Шуңа күрә Эдуардка гадирәге эләкте. Башка берәү булса борынын салындырыр иде. Ул исә үҗәтләнеп шөгыльләнә башлады. Егетнең җиңәргә теләге барлыгы шул чакта ук күренә  иде, – дип сөйли тренер. – Килде дә җиңде түгел. Баштарак район ярышларында да призлы урын ала алмады. Аннары сыйныфташларын уза башлады. Тугызынчыда, ниһаять, беренчегә чыкты. Бик бирелеп шөгыльләнә. Нәрсәгә тотынса да, нык кызыксына торган егет. Минем ише тренерлар күп инде ул дөньяда. Уңыш өчен спортчының спортны яратуы кирәк. Кайберәүләр күбрәк үзләрен ярата. Менә  күрегез, мин ярышка чыктым, чаңгым да шәп, янәсе.  Ә нәтиҗә юк. Бәлки, Эдуардтан да талантлырак егетләр булгандыр. Ул исә андыйларны теләге белән уздырды. Максат куеп шөгыльләнә торганнар аз.

Район ярышларын отып, Самара өлкәсендә иң көчлеләр арасына кергән егет тугызынчыда укыганда үзенә яңа максат куя. Әти-әнисе һәм тренер белән киңәшләшкәч, Эдуардның язмышын хәл итәчәк карарга киләләр: биатлонга күчәргә кирәк.

– Яңа дәрәҗәгә күтәрелергә вакыт җиткән иде. Нәрсә эшләргә? Самара тренерлары белән сөйләшеп карадык, чакыручы күренми. Авылдан килгән малайга ышанып та бетмәгәннәрдер. Шуңа күрә биатлонны сайларга булдык. Тагын бер сәбәбе бар. Чаңгыда уңышка ирешү өчен аның ике төре белән дә шөгыльләнергә кирәк: классик һәм ирекле. Бездә исә андый ук шартлар юк, – дип сөйли Марат Шәвәлиев. – Шулай итеп, март ахырында әтисе аны Уфага – биатлон үзәгенә алып китте. Соң инде, әлбәттә. Биатлон белән 6–7 сыйныфта ук шөгыльләнә башлыйлар, мылтык тотарга өйрәнергә кирәк бит. Техник спорт төре. Бик күп нечкәлекләре бар. Диванда ятканда гына карарга җиңел. Эдуардны исә кабул иткәннәр.

Эшләмичә туктамый

Камышлы белән Уфа арасын таптаганда бик күп сынаулар аша узарга туры килә егеткә. Чаңгыда шәп чаба, әле бит төз атып, максатка да тидерәсе бар. Әти-әнисе дә, районда да булышалар егеткә. Бергәләп чаңгысын, мылтыгын, башкасын алалар. Тырыша торгач, Эдуард Башкортстан җыелма командасына эләгә. Бу инде өметләр аклана башлаган, димәк, акча мәсьәләсе дә хәл ителә дигән сүз. Россия ярышларында җиңгән егет халыкара дәрәҗәдә 2013 елда чыгыш ясый башлый. Юниорлар арасында җиңгән егет зурлар сафына 2015тә күчә. Бер елдан IBU Кубогы ярышын ота. Россия спортчылары өчен гадәти хәл: егетне допинг куллануда  гаеплиләр. Дөрес, озакламый аның гаепсез булуы ачыклана. 2019 елда Эудард Красноярскида узган Универсиадада өч медаль – алтын, көмеш һәм бронза иясе булып таныла. Быелгы иң зур уңышы турында инде барыбыз да белә.

– Әлеге җиңүне күптән көттек, өметебез бер дә сүрелмәде. Чөнки беләм: улым әйткән икән, эшләмичә туктамый. Чын егет инде менә! – ди Радмил Латыйпов. – Авылда да бик сөенәләр. Кем белән генә күрешмә, Эдуардның хәлен белешәләр, аңа уңышлар телиләр.

Эдуард үзе дә авылдашларын онытмый. Гаиләсе белән Самарада яшәсә дә, Камышлыга кайтып йөри. Кулдан килгәнчә ярдәм итә икән. Чаңгылар, спорт киемнәре бүләк иткән. Якташлары арасыннан яңа чемпионнар үсеп чыксын дип өметләнә. Егетнең ярдәмчеллеген якыннары еш телгә алды. Ярышларда отып эшләгән беренче саллы акчасын ул әти-әнисенә һәм абыйсы Руслан гаиләсенә алып кайтып биргән. Сүз уңаеннан, Радмил әфәнде газ хезмәтендә йөртүче булып эшли. Хатыны Анна Петровна – социаль яклау хезмәтендә инспектор. Олы уллары Руслан – көрәшче, Сабантуйларында гына түгел, зуррак бәйгеләрдә дә бил алышып йөргән егет.

– Улыбызның авылга кайтуы барыбыз өчен дә бәйрәм. Кайтуына әнисе манты белән токмачлы аш пешереп куя. Эдуардның иң яраткан ризыгы шул. Хатыным Анна Петровна өчпочмагын да, бәлешен дә, бөкерисен (бөккән) бик тәмле пешерә, – ди Радмил Латыйпов.

Артыгы кирәкми

Эудардның киләчәге ничек булыр?

– Тагын да күтәрелергә тиеш ул. Шунсыз туктамаячак. Улыбызның характеры икебездән дә килә. Хатын да шундый үҗәт, мин дә шундый. Әтиләр шулай тәрбияләде, – ди чемпионның әтисе. – Аңа артыгы кирәкми дә. Олимпидада бер медаль отса, шуңа канәгать булачак.

Дусты Илшат Шакиров да Эдуардның үҗәтлеген телгә ала.

– Җиңелергә яратмый. Бергә җыелып футбол уйнаганда да, әйтерсең, Олимпиадада чыгыш ясый. Уңышының сере әнә шул. Шуңа күрә Олимпиадада җиңәсенә шикләнмим. Теләге бик зур. Кайчак шуның аркасында артыгын дулкынланып хаталар да ясый. Үзен җиңсә, башкаларны да отачак. Тренер Марат Шәвәлиев үзенең шәкерте белән аралашып тора. Кирәк чакта юата, башны югалтмаска да өйрәтә.

– Уңышсыз ярышлардан соң ничек тә күңелен күтәрергә тырышам. Ә җиңүләрдән соң миннән башка котлаучылар да җитәрлек. Эстафетада җиңгәч, артыгын мактамадым. Эйфориядә йөрсәң, икенче ярышта бик тиз урыныңа куялар. Эдуард моны үзе дә аңлый, – ди Марат Шәвәлиев. – Мин аның дәрәҗәсендәге спортчылар белән эшләгән кеше түгел. Шулай да, үзенә ышанычны арттырса, комачау итмәс. Атканда нык борчыла. Ныграк булырга, характерын ныгытырга кирәк. Өстенлегенә килгәндә, әйтәм бит: яшьтән үк үҗәтлеге бар. Миңа калса, шартлар булганда, шөгыльләнергә кыенрак та әле. Барысы да җиңел бирелә. Ә аңа кыенлыклар аша узарга туры килде. Бер дә җиңел булмады, гади авыл малае бит ул. Шул чыныктырды инде Эдуардны.

Илнар ХӨСНУЛЛИН

Фото: vk.com


Фикер өстәү