Тимерьюл вокзалында автомат саклау камералары пәйда булган

Казанның тимерьюл вокзалында заманча технологиягә нигезләнеп эшләнгән автомат камералар пәйда булган.

Алар бинаның беренче катындагы 4нче көтү залына урнаштырылган. Хәзер пассажир, багажы үлчәменә карап, үзенә яраклы камераны – стандартын, уртача яки зурысын сайлап алырга мөмкин. Вокзалда барлыгы 220 камера урнаштырылган.

Заманча технология, саклау камерасы өчен терминал аша түләп, багажны мөстәкыйль урнаштыру мөмкинлеге бирә. Эпидемия шартларында аеруча мөһим бу. Саклау камерасы өчен акчлата да, банк картасы белән дә түләргә мөмкин. Түләгәннән соң пассажир штрих-кодлы чек ала. Ул бер үк вакытта камераны ачу-ябу өчен ачкыч булып тора. Саклау камералары багажның иминлеген тәэмин итү өчен тавыш сигнализациясе белән тәэмин ителгән.

Камераларның бушмы-түгелме икәнлеген күрсәтүче индикаторлары бар. Яшел ут янса – буш, кызыл ут янса – буш түгел, дигәнне аңлата. Камера сәгатьләп (1дән 120 сәгатькә кадәр) арендага бирелә. Кирәк булганда, багажны саклау вакытын озайтырга була.


Фикер өстәү