Шәхси максатта пошлинасыз гына товар алып керү нормаларын киметергә тәкъдим итәләр

Россия Финанс министрлыгы бер ай эчендә Евразия икътисади берлегенә (ЕАЭС) кабат кергәндә шәхси максатта товар алып кергән өчен пошлинасыз чикне киметергә тәкъдим иткән.

Бу хакта норматив-хокукый актлар проектлары порталында хәбәр ителә. 2019 елдан физик затлар тарафыннан таможня пошлинасын түләмичә генә шәхси максатта товар алып керү нормалары 500 евро һәм 25 килограмм тәшкил итә.
Евразия икътисади комиссиясе советы (ЕЭК) карары проекты нигезендә, бер ай эчендә кабат товар алып керү очракларында бу саннарны 50 еврога һәм 10 килограммга калдыру тәкъдим ителә.


Фикер өстәү