Казанда 86 яшьлек бабай хыянәте өчен 72 яшьлек хатынын үтергән

Казанда 86 яшьлек бабай 72 яшьлек хатынын үтергән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Толстай урамында яшәүче пар арасында әллә кайчангы «гөнаһ» аркасында низаг чыккан. Хатын иренә кызларының башка ирдән булуын әйткән. Хыянәтне кичерә алмаган ир хатыны күкрәгенә пычак белән белән кадаган. Әби алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Бабай үги малаена шалтыратып барысын да сөйләп биргән һәм үзенә кул салрга тырышып караган.

Бабай гаебен тулысынча таныган. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү