Сабада шашлык аркасында низаг чыгып, бер егетне үтергәннәр

Сабаның Олы Арташ авылында бер егетне пычак кадап үтергәннәр.

4 ноябрь көнне ике ир-ат башта утын ярган, аннары шашлык кыздырып, спиртлы эчемлекләр кулланып бәйрәм итәргә булган. Итне җебетергә куйганнар, ул арада берсе эш буенча чыгып киткән, кайткач шашлык кыздырылмаганын күреп тавыш чыгара. Ачуыннан йорт хуҗасы иптәшенә пычак белән кадап, үзе йокларга кереп киткән. Алган җәрәхәтләрдән егет шунда ук үлгән.

Үлгән егетнең әти-әнисе уллары озак кайтмаганга борчыла. Эзләү нәтиҗәсендә туганнары барып, егетнең үле гәүдәсен таба.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Кулга алынган ир-ат гаебен таныган, хәзер ул сак астында. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.


Фикер өстәү