Россиядә тагын тугыз ил белән авиаэлемтә яңадан гамәлдә булачак

9 ноябрьдән Россия Багам, Иран, Нидерланд, Норвегия, Оман, Словения, Тунис, Швеция һәм Таиланд белән даими авиаэлемтәне яңадан башлап җибәрә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аваэлемтә. коронавирус пандемиясе аркасында туктатылып торгна иде.

Моннан тыш, Россия 9 ноябрьдән Австрия, Швейцария, Финляндия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән авиаэлемтә чикләүләрен бетерде һәм Албания, Болгария, Венесуэла, Венгрия, Германия, Греция, Испания, Италия, Мальдива, Мальта, Македония, Франция белән рейслар санын арттырды.


Фикер өстәү