#КаzanForum: Рөстәм Миңнеханов Оман Солтанлыгы делегациясе белән очрашты

Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оман Солтанлыгы делегациясе белән очрашты. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Икътисад һәм сәнәгать өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү, үзара товар әйләнешен арттыру мәсьәләләре турында сүз барды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлек өчен күп мөмкинлекләр бар, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә, һәм бу процесска этәргеч бирергә кирәк.

Татарстан Рәисе ислам илләре белән хезмәттәшлекнең һәрвакыт Татарстанның тышкы икътисади һәм халыкара эшчәнлегенең алдынгы юнәлешләренең берсе булуын искәртте. Мәсәлән, төбәк Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) һәм аның структур бүлекчәләре һәм институтлары белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Бәхрәйн, Катар һ. б. дәүләтләр белән тыгыз эшлекле элемтәләр урнаштырылган.

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме буенча зур эш алып барыла, мин аны ил җитәкчелеге йөкләмәсе нигезендә җитәклим», — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук төркем эшендә Оман вәкиле катнашуын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов Оман вәкилләренә Татарстанга визитлары һәм «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисади форумы эшенә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү