#КаzanForum: Начарлыккка түгел, уңышларга күбрәк игътибар булачак

Карашлар да, эш тә – шул ук. «Татмедиа» агентлыгы һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы Мәгълүмат агентлыклары берлеге меморандум төзеде. Аның нигезендә ике як та бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашачак, уртак проектларны тормышка ашырачак.

Меморандумга кул кую «KazanForum» халыкара форумы кысасындагы «Россия – Ислам дөньясы: тотрыклы үсеш һәм икътисадый алгарыш өчен медиахезмәттәшлек» сессиясендә узды. Меморандумны «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының мәгълүмат агентлыклары берлеге генераль директоры Мөхәммәт Абдраббо Альями имзамлады.
Рәсми килешүләргә кадәр, әлеге сессиядә заманча массакүләм мәгълүмат чараларының үсеш үзенчәлекләре, Россия һәм Ислам дөньясы илләрендәге журналистларның үзара хезмәттәшлек юллары турында фикер алышу булды.

Мәгълүмати һөҗүм чорында берләшү бигрәк тә мөһим. «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе урынбасары, Россия Федерация Советының Халыкара эшләр комитеты рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, «күмәк Көнбатыш» игълан иткән мәгълүмати сугыш шартларында журналистларның да, мәгълүмат чараларының да роле күп мәртәбә артты.

Сессия катнашучылары арасында Төркиянең «Анадолу» агентлыгының чит ил тапшырулары баш мөхәррире Эрман Юксель бар иде. Эрман әфәнде массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарын исламофобия һәм русофобия белән көрәшкә юнәлтергә чакырды.

– Гел сөйләшергә кирәк булган махсус темалар бар. Исламофобия һәм русофобия дә – шулар рәтендә. Бу мәсьәләләргә бәйле рәвештә мәгълүмат чаралары аерым гамәли карарлар кабул итәргә тиеш, – дигән фикердә Төркиядән килгән кунак. – Соңгы вакытта Россиягә дә, Төркиягә дә мәгълүмати басым арта. Дәүләтләрдәге мәгълүматны дөрес тәкъдим итәргә тиешбез. Начарлыкка күп игътибар бирелә. Уңышларны күбрәк яктыртырга кирәк.


Фикер өстәү