Марат Хөснуллин “Азовсталь” урынында технопарк төзеләчәген белдергән

Мариупольнең “Азовсталь” комбинаты урынында технопарк булдырылачагы турында карар кабул ителде. Территорияне миналардан чистартып бетерүгә, бина планы да әзер булачак. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин “РИА Новости” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Аның әйтүенчә, предприятие территориясен миналардан арындыру өчен миллиардларча сум акча таләп ителә.

“Әлегә анда технопарк булдырачакбыз. Хәзер миналардан чистарту эше алып барабыз. Берочтан “Азовсталь”ны технопарк рәвешендә үстерү планын да эшләячәкбез”, – дип аңлатып үткән Хөкүмәт Рәисе урынбасары.

Исегезгә төшерәбез: “Азовсталь” металлургия комбинаты 2022 елның маенда азат ителде. Украина кораллы көчләре һәм “Азов” * националистик полкы хәрбиләре предприятие территориясендә бер ай чамасы яшеренеп ятты.

* Россиядә тыелган террорчылык оешмасы

Фикер өстәү