Путин “Азовсталь” заводын һөҗүм белән алмаска әмер биргән

Бүген Россия Президенты Владимир Путин оборона министры Сергей Шойгуның Мариупольне азат итү турындагы мәгълүматларын тыңлаган. Дәүләт башлыгы “Азовсталь” заводына һөҗүм итмәскә боерган.

Сәнәгать зонасына һөҗүмнең күздә тотылуын максатка ярашлы булмаячак дип саныйм. Һөҗүм итмәскә боерам”, – дигән Путин.

Шул ук вакытта Президент Украина кораллы көчләре һәм “Азов” батальоны боевикларын “чебен дә очып үтмәслек дәрәҗәдә” боҗрада тотарга кушкан.

Моңа кадәр оборона министры шәһәрнең националистлардан азат ителүен белдергән. Боевиклар сәнәгать зонасы территориясендә генә калган. Шойгу фикеренчә, анда алар – 2 меңгә якын.

Министр, “Азов” боевиклары шәһәрдән киткәндә, тыныч халыкны подваллардан куып чыгарып, аларны дүрт тапкыр калкан итеп куллануларын җиткергән.

Очрашу ахырында Владимир Путин Мариупольдәге операцияне, уңышлы, дип бәяләп, Шойгуны бу җәһәттән котлаган.


Фикер өстәү