Җәмигъ мәчетенең эскиз проектын әзерләү бәйгесенең икенче этабына 20 команда үтте

Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчете һәм аның янындагы территориянең эскиз проектын әзерләү бәйгесенең икенче этабында катнашучылар (алар барлыгы – 20) билгеле булды. Конкурс комиссиясе утырышы 18 апрельдә узды.  

Барлык командалар да архитектур проектлаштыру өлкәсендә тәҗрибәгә ия. Алар арасында Россия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Казахстан, Төркия, Мисыр, Үзбәкстан һәм Азәрбайҗан вәкилләре бар.

Бәйгенең икенче этабына үткән командалар исемлеген сылтама аша карарга мөмкин.


Фикер өстәү