Алексей Песошин башкарма хакимиятнең 2021 елгы эшчәнлегенә бәйле хисап тотты

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 31нче утырышында Татарстанның башкарма хакимияте органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән чыгыш ясады.

Алексей Песошин белдергәнчә, республика икътисады пандемиягә кадәр күрсәткечләргә (2019 елгы) кайткан.

Премьер-министр әйтүенчә, эчке төбәк продукты 3,355 трлн сумга җиткән. Үсеш күрсәткече 103,8 процентны тәшкил итә. Төп капиталга 683,3 млрд сум күләмдә инвестицияләр кертелгән. 1,350 трлн сум салым җыелган, шуның 336,8 млрд сумы төбәк бюджетына күчерелгән.


Фикер өстәү