Татарстанда бер хатын гаиләсен саклап калу өчен күрәзәчегә 150 мең сум түләгән

Түбән Камада мошенниклыкта гаепләнүче кешегә хөкем карары чыгарылды, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.

«Күрәзәче» хатын карталарны караганнан соң, клиентының никахына куркыныч янавын «күргән». Имештер, ире якын арада аннан китәчәк һәм тормышлары таркалачак. Никахны саклап калу өчен «күрәзәче» дога кылырга тәкъдим иткән. Үз хезмәтләре өчен ул 150500 сум сораган.

Суд хатын-кызны гаепле дип тапкан һәм ул 2 ел  ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителгән.


Фикер өстәү