Минтимер Шәймиев халык санын алуда катнашты

Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтенроссия халык санын алуда катнашты.

Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Минтимер Шәймиев www.gosuslugi.ru порталы аша җанисәптә катнашкан.

Моңа кадәр Минтимер Шәймиев җанисәп уңаеннан халыкка мөрәҗәгать белән чыккан иде. «Телне, милләтне саклау ягыннан карасак, җанисәп – безнең ни дәрәҗәдә татар булуыбызның иң ачык күрсәткече», – дигән иде Татарстанның беренче Президенты.


Фикер өстәү