Коронавирус штаммнарын таный торган ПЦР тест уйлап тапканнар

Британия галимнәре коронавирус штаммын билгеләргә ярдәм итә торган ПЦР тест уйлап тапкан, дип хәбәр итә РИА Новости.

Хәзерге вакытта вирусның төрләрен ачыклау ысулы кыйммәт санала. Галимнәр вирус штаммының төрләрен ачыклауның башка ысулын уйлап тапкан. Әлеге ысул аллель-үзенчәлекле зонд ПЦР ысулы дип атала.

Әлеге ысулның авторлары билгеләп үткәнчә, яңа төрле ПЦР тест ярдәмендә коронавирусның яңа мутацияләрен ачыкларга мөмкин булачак.


Фикер өстәү