Җәй көне коронавирусның көчәеп китү куркынычы турында кисәтәләр

Роспотребнадзор җәен COVID-19 инфекциясенең кабат колач җәю ихтималы турында кисәткән. Чирнең яңа штаммнары килеп чыгу куркынычына бәйле бу. Оешма белгече Камил Хафизов шулай дип белдергән, дип яза “Интерфакс”.

“Яңа коронавирус инфекциясенә китерүче SARS-CoV-2 вирусы һәм “омикрон”ның яңа вариантлары пәйда булып тору коронавирус йоктыручылар санын тагын бер тапкыр ишәйтергә мөмкин”, – дигән Хафизов.
Аның әйтүенчә, коронавирусның башка штаммнарыннан барлыкка килгән иммунитет “омикрон” штаммыннан саклый алмаска мөмкин. “Шул рәвешле “омикрон”ның алдагырак штаммнарын кичерүчеләрнең соңрак пәйда булган штаммнарын йоктыру ихтималы бар. Бу хәл җәй дәвамында COVID-19 инфекциясе көчәюгә китерү куркынычын тудыра. Әмма фаразлар кылу кыен, вирус инде безне берничә тапкыр алдады. Ләкин ни генә дисәк тә, чирнең элеккегә караганда җиңелрәк узачагы күздә тотыла”, – дип аңлатып үткән Камил Хафизов.


Фикер өстәү