Фән һәм югары белем министры Россиядә бакалавриат һәм магистратура бетерелмәве турында әйтте

Бакалавриат белән магистратура Болон системасыннан чыкканнан соң да Россия югары уку йортларында бетерелмәячәк. Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков «Коммерсантъ» газетасында дөнья күргән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Аның сүзләренчә, югары белемнең мондый системасын саклау өчен өч сәбәп бар. Беренчедән, Россия бакалавриат һәм магистратураны биредә тәмамлап, соңыннан башка илләрдә укуын дәвам итү мөмкинлеге булган чит ил студентларының саны буенча дөньядагы алдынгы җиде ил арасына керә. Икенчедән, Россия абитуриентлары арасында да югары белемнең мондый форматы белән кызыксынган яшьләр күп. Өченчедән, бүген Россиядә бакалаврлар күп, алар магистратура бетерелгән очракта алга таба укуларын дәвам итә алмаячак.

«Шунлыктан специалитет, бакалавриат һәм магистратура киләчәктә дә булачак», — дип искәртте министр.

24 майда Россия Фән һәм югары белем министрлыгы Россиянең югары белемнең үз моделен булдырачагы һәм Болон системасыннан баш тартырга җыенуы турында хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү