Казанның иң зур мунчасында янгын чыккан

Йөздән артык клиент һәм комплекс хезмәткәрләре мөстәкыйль эвакуацияләнгән.

Бүген көндезге унберләр тирәсендә Казанның иң зур мунчаларының берсе – 5 нче номерлы шәһәр мунчасы янган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче йөзгә якын клиент һәм мунча хезмәткәрләре үзләре чыгып өлгергән.

Кайбер кешеләргә мунчадан сөлге уранып кына чыгарга туры килгән. Икенчеләре исә үзләре белән сыра салган кружкаларын алып чыгарга өлгергәннәр.

Соңрак янгынның сүндерелүе турында хәбәр иттеләр. Ут 9 кв. м мәйданны биләгән булган.


Фикер өстәү