Татарстанда аерылышучылар саны артмаган

Татарстанда үзизоляциядән соң аерылышучылар саны артмаган ә киресенчә — 14,8%ка кимегән. Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсендә хәбәр иттеләр.

Аерылышуларның 78%ы суд карары нигезендә гамәлгә ашырылган. Аерылышулар саны буенча Татарстан Идел буе округында иң түбән күрсәткечле (2,9) регион.


Фикер өстәү