Рөхсәтсез эшләүче картлар йортлары, наркоүзәкләр турында хәбәр итүне сорыйлар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы халыктан өлкәннәр өчен легаль булмаган йортлар һәм наркоүзәкләр турында хәбәр итүне сорый.

Соңгы вакытларда  картлар йортлары яки хәмергә, наркотикларга бәйлелектән интегүчеләр йортлары буларак файдаланыла торган торакларда янгын очраклары ешаюга бәйле бу. Мондый оешмаларда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен җитди бозу очраклары һәм шулар аркасында фаҗигаләр еш була.

Мисалга, узган елның 15 декабрендә Башкорстанның Ишбулдино авылында өлкәннәр йорты итеп файдаланылган бер катлы агач йорт янып көлгә әйләнгән. Фаҗигадә 11 кеше һәлак булган.  Быел 9 гыйнварда Төмән өлкәсенең Боровск бистәсендә легаль булмаган шундый ук йортта янгын чыгып, 7 кешенең гомере өзелгән.

МЧС рөхсәтсез эшләүче картлар йортлары яки наркоүзәкләр турында министрлыкның үзенә, прокуратура, Эчке эшләр министрлыгына яки социаль яклау органнарына хәбәр итүне сорый.


Фикер өстәү