«КАМАЗ» һәм «Казаноргсинтез» хезмәткәрләре өчен коронавируска каршы күмәк вакцинация планлаштырыла

Февраль азагында Татарстанга килергә тиешле коронавируска каршы вакциналар оешмалардан килгән ихтыяҗлардан чыгып бүленәчәк. 190 мең доза килергә тиеш икән. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифинг барышында журналистларга шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, коронавируска каршы вакцинаның 70 мең дозасы республиканың эре предприятиеләре арасында бүленәчәк. Вакцинага ихтыяҗ бар дип белдерәләр. КАМАЗ хезмәткәрләре вакциналаштыруны киләсе атнага планлаштыра. «Казаноргсинтез» хезмәткәрләре исә вакцина ясату өчен 7 номерлы шәһәр сырхауханәсенә язылып куйган инде.


Фикер өстәү