Татарстанда аерылышучылар саны кимегән

2020 елда Казанда, коронавируска бәйле чикләүләр кертелү сәбәпле, аерылышучылар саны кимегән.

«Узган елда аерылышу турында 3,9 мең акт теркәлгән, бу 2019 елгы күрсәткечләргә караганда 18 процентка кимрәк», — диде ЗАГС идарәсе башлыгы Римма Миңнуллина сүзләренә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Шул ук вакытта, узган ел нәтиҗәләре буенча 8,3 мең никах теркәлгән. 2019 елдагы кебек үк, 25 яшьтән алып 34 яшькә кадәрге ир-атлар һәм хатын-кызлар ЗАГСта үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән.

«Соңгы 11 ел эчендә Идел буе федераль округының халкы бер миллионнан арткан шәһәрләрендәге никахлар һәм аерылышучылар санын чагыштырып карасак, Казан аерылышуга бәйле статистикада иң яхшы күрсәткечне саклый», — дип искәртте спикер.


Фикер өстәү