Иң күп гаилә коручылар белән иң күп аерылышучылар кайда яши?

Рәсми саннарга ышансаң, Татарстанда 2022 елның гыйнвар – сентябрь айларында 19835 никах теркәлгән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаилә коручыларның саны быел 1,3 процентка арткан.

Бу саннар исә Татарстанга кабат Идел буе федераль округында теркәлгән никахлар саны буенча төбәкләр арасында беренче урынны биләү өчен сәбәп булып тора. Сүз уңаеннан, округта бу елның тугыз аенда 133683 пар өйләнешкән. Былтыргы күрсәткечкә караганда аз гына – 0,6 процентка үсеш тә күзәтелә.

Никахлар саны арту буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Киров өлкәсе алдынгы: биредә яңа гаиләләр саны 9,1 процентка ук арткан. Пермь краенда никахлар саны – 4,7, Саратов өлкәсендә – 4,5, Мари Илендә – 3,4, Башкортстанда – 2,4, ә Түбән Новгород өлкәсендә 1,8 процентка арткан. Башка төбәкләрдә исә – Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Оренбург, Пенза, Саратов һәм Ульяновск өлкәләрендә теркәлгән никахлар саны кимү юлын сайлаган.

Татарстанда аерылышучылар саны да кими. Быел, әйтик, 5,1 процентка кимрәк андыйлар. Гомумән, Идел буе федераль округында тугыз айда барлыгы 90183 аерылышу теркәлгән. Бу 2021 елның гыйнвар – сентябрь айларындагы күрсәткечләрдән 1,1 процентка кимрәк.

Никахлар саны буенча төбәкләр исемлеге

Татарстан – 19835

Башкортстан – 18538

Түбән Новгород өлкәсе – 15571

Самара өлкәсе – 15355

Пермь крае – 13300

Саратов өлкәсе – 10453

Оренбург өлкәсе – 8852

Удмуртия – 5917

Ульяновск өлкәсе – 5409

Пенза өлкәсе – 5400

Киров өлкәсе – 5295

Чувашия – 4451

Мордовия – 2838

Мари Иле – 2469

Аерылышучылар саны буенча төбәкләр исемлеге

Башкортстан – 12854

Татарстан – 10786

Самара өлкәсе – 10245

Түбән Новгород өлкәсе – 9646

Пермь крае – 8678

Саратов өлкәсе – 7723

Оренбург өлкәсе – 7276

Удмуртия – 4352

Пенза өлкәсе – 3846

Ульяновск өлкәсе – 3840

Киров өлкәсе – 3831

Чувашия – 3317

Мари Иле – 1978

Мордовия – 1811

 

 


Фикер өстәү