Кайсы вузда татарча укып була?

Моңа кадәр Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты татарча белем биргән бердәнбер техник уку йорты иде. Соңгы елларда анда да татар төркемнәренә абитуриентлар тупламый башладылар. КФУда быел татар журналистикасы буенча 5 бюджет урыны бар.

– Безнең татар төркеме бар иде, икенче ел укытмыйбыз. Тагын берничә ел шундый хәл кабатланса, бу система бетәчәк. Беренчедән, укырга теләүчеләр юк. Икенчедән, БДИ тапшырырга кирәк. Без максатчан уку буенча Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов белән дә сөйләшкән идек инде. Бу эш зур чыгымнар сорамый. Татарча укытыр өчен мөгаллимнәребез дә, дәреслекләребез дә бар. Районнардан техник фәннәрне туган телдә алырга теләүче студентларны юллама белән җәлеп итеп була, – диде Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов.
КФУ проректоры Дмитрий Таюрский әйтүенчә, университетта педагоглар ике телдә әзерләнә. Әйтик, татар теле-инглиз теле һәм башкалар… “Яңа милли медиа” дип аталган татар журналистикасына быел биш бюджет урыны бүлеп бирелде. “Абитуриентларны кабул итү буенча бюджет урыннарын безгә Россия Мәгърифәт министрлыгы бирә”, –диде ул.
Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү