Татарстанда электросамокат, велосипедтан егылып имгәнүче балалар саны арткан.
Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында Республика клиник балалар хастаханәсенең травмотология һәм ортопедия үзәге мөдире Ленар Дзюменко хәбәр итте.
Май-июнь айларында Республика клиник балалар хастаханәсенә төрле дәрәҗәдәге имгәнү-җәрәхәтләр белән 200дән артык баланы китергәннәр. Аларның 20сен хастаханәгә үк салырга туры килгән. Хастаханәгә көн саен 3-6 кеше мөрәҗәгать итә. Шуларның 12 процент чамасына операция ясала. Араларында кул-аяклары, умыртка сөяге сынучылар шактый. Балаларның күпчелеге ата-ананың игътибарсызлыгы аркасында имгәнгән.
Республика клиник балалар хастаханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Владимир Иванов фикеренчә, бу имгәнү-җәрәхәтләрнең яртысыннан артыгын булдырмаска да мөмкин иде. Ник дигәндә, балаларның күбесе самокат һәм велосипедларда шәхси саклау чараларыннан башка йөри.
“Ата-аналар балаларга самокат, велосипедлар ала, әмма шлем белән тез калканы алуны кирәк тапмый. Нәтиҗәдә, балалар баш белән бәйле җитди җәрәхәтләр ала”, — ди Владимир Иванов.
Белгечләр җәен балаларның тәрәзәдән егылу очраклары артуын да искәртә.