Рөстәм Миңнеханов Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе Рәисе Мустафа Шәнтоп белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе Рәисе Мустафа Шәнтоп белән очрашты

«Без Президентларыбыз Владимир Путин белән Рәҗәп Әрдоган арасындагы якын мөнәсәбәтләр төбәкләр, аерым алганда, Татарстан белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итсен өчен һәрвакыт зур көч куябыз. Пандемия безнең элемтәләрне чикләде. Йөзгә-йөз очрашырга вакыт җитте», – дип сәламләде Мустафа Шәнтоп Рөстәм Миңнехановны.

«Без эшкуарларыбызның Татарстанга карата кызыксынулары артуын күзәтәбез. Мәсәлән, безнең Россиягә инвестицияләрнең 1/4 өлеше нәкъ менә сезнең республикага туры килә», – дип билгеләп үтте ул.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан Төркия белән мөнәсәбәтләрне төп партнерларның берсе буларак бәяли. «Пандемия безнең товар әйләнешен нык киметте. Мондый турыдан-туры элемтәләр пандемиягә кадәр дәрәҗәсенә әйләнеп кайтыр, дип өметләнәм. Сезнең ил компанияләре республикага якынча 2 млрд. доллар инвестицияләделәр, бездә 10 Төркия заводы уңышлы эшли», — диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, парламентара хезмәттәшлекнең беренче беркетмәсенә 26 ел элек кул куелган иде. Шуннан бирле ике як парламентлары актив хезмәттәшлек итә.


Фикер өстәү