Ландыш Әбүдәрова: Вакытыгыз гына бар инде сезнең, узганын гына сизмисез…

Күпме генә чакырсаң да, кире әйләнеп кайтмый шул ул. Такташыбыз да «кичен чәчәк аткан була, ә таңында инде коела» дигән аның турында. Яшьлек тирәсендә булыр бүген сүзебез. 27 июньдә гомернең иң гүзәл чорын кичерүчеләр – яшьләрнең бәйрәме бит. Шул уңайдан безнең кунаклар да, яшьлектәге җылы хатирәләрен барлады.

Ландыш Әбүдәрова, язучы, журналист:

– Бүгенге көн ноктасыннан карыйм да, яшьлекне артык романтикалаштырабыз икән дип уйлыйм. Ул вакытта адәм баласы дөньяны, тормышны, кешеләрне түгел, үзен дә белми, танымый әле. Әмма бөтенесен белә кебек. Ул вакытта усаллык та җитәрлек, дуамаллык та, таулар күчерерлек көч тә бар. Ә күпме файдаланылмый калган мөмкинлекләр? Югыйсә яшьлекнең төп байлыгы – вакыт. Әнә шул байлыкны әрәм-шәрәм иткәнне сизми дә калабыз. Бүген мин яшьләрдән «вакыт юк!» дигәнне еш ишетәм. Ишетәм дә сабыр гына елмаеп куям: «Вакытыгыз гына бар  инде сезнең, узганын гына сизмисез…»

Хәер, һәрвакыт яшь булып калу да кешенең үзеннән тора. Моның өчен үсүдән генә туктамаска кирәк. Һәм, гомумән, яшьлек бит ул – үткән заманга карый торган категория. 50 яшьтә кырыгыбыз да яшьлек булып тоелачак әле. «Яшьрәк чакта…» дип сөйләячәкбез. Шулай булгач, артка карап яшәүнең мәгънәсе  юк.

 


Фикер өстәү