Поши бәрдерткән машина йөртүчесен коткарып кала алмаганнар

Бүген иртән Архангельск районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган.

— Авария Уфа-Инзер-Белорецк автомобиль юлының 46 нчы чакрымында булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Оренбург өлкәсендә яшәүче 49 яшьлек «Лада Ларгус» машинасы хуҗасы  поши бәрдергән, шуннан соң кюветка төшеп киткән,-дип хәбәр итә Башкортостан ЮХИДИ матбугат хезмәте.

Машина йөртүчене автомобильдән чыгарып, медикларга тапшыралар, ләкин ул хастаханәгә кадәр барып җитми, ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә. Хайван да үлгән. Тикшерү төркеме юл-транспорт һәлакәтләренең барлык шартларын ачыклыйавтомобиль йөртүче поши белән бәрелешкәннән соң һәлак булды.


Фикер өстәү