Күршеләре начар искә түзә алмый полиция чакырта: песи ашы, балконда киптерелгән тиреләр

Ростов өлкәсендә полиция үз хайваннарын ашату өчен песиләр пешергән хатын-кыз турында мәгълүматны тикшерә.

«Интерфакс» басмасы мәгълүматлары буенча, Шахта шәһәрендә яшәүче пенсионер үзенең 30 яшьлек кызы белән яши. Фатирларында алар дистәләгән песи, мәче һәм көчек асрыйлар.  Хатын-кыз песиләрне тунап, пешереп йорт хайваннарына ашата торган була. Ул аларның тиреләрен балконда киптергән.

Күршеләр фатирдан начар ис сизеп, шикләнеп полиция чакырткан. Ишекне ватып ачкач алар чүп белән тулы фатир, шул исәптән хайваннарның җәсәдләрен һәм мәетләрен тапканнар. Волонтерлар 41 песи баласын, мәче һәм көчекне коткарган.

Билгеле булганча, песи балаларын ул базарда  хайваннарны бушка таратучылардан , шулай ук интернеттагы Игъланнар буенча җыйган. Төбәк эчке эшләр министрлыгы тикшерү үткәрә, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.


Фикер өстәү