Россия Президенты Владимир Путинга 660 меңнән артык сорау юллаганнар

Россия Президенты Владимир Путинның еллык туры элемтәсенә 660 мең мөрәҗәгать кабул ителгән. Мондый мәгълүматны «Россия-24» каналы җиткерде. 365809 сорау махсус колл-үзәк, 157222 сорау СМС-хәбәр аша килгән, 63701 мөрәҗәгатьне сайт, 48546сын «Мәскәү – Путинга» мобиль кушымтасы, 24133 гозерне социаль челтәрләрдән кабул иткәннәр.

Иң күп сорауларны Краснодар, Новосибирск һәм Дагыстанда яшәүчеләр юллаган икән. Мөрәҗәгатьләр арасында иң еш телгә алынган тема коронавируска каршы вакцинациягә бәйле.

Исегезгә төшерәбез: туры элемтә 30 июньдә узачак. Сорауларны «Мәскәү – Путинга» махсус мобиль кушымтасы аша бирергә мөмкин, ул туры эфир вакытында студия белән турыдан-туры видеоэлемтәгә чыгу мөмкинлеге бирә.


Фикер өстәү