Бөтенроссия Сабан туе Мөслимдә узачак

Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. Быел бәйрәмгә Россиянең 35 төбәгеннән 500ләп кунак килер дип көтелә. Чара ике көн (2-3 июль) дәвам итәчәк. Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы да көтелә.

Сабантуй тарихында быел беренче мәртәбә “Татар базары” дигән исем астында махсус сату нокталары эшләячәк, күргәзмә оештырылачак. Кунакларга төп татар утарын Кукмара районы тәкъдим итәчәк.

Сүз уңаеннан, Бөтенроссия авыл Сабан туе Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдиме белән тәүге тапкыр 2010 елда Самара өлкәсенең Гали авылында уздырылган иде. Үзенең 10 еллык тарихы дәверендә Бөтенроссия авыл Сабан туе Татарстанда тәүге тапкыр оештырыла.


Фикер өстәү