Синоптиклар Татарстанда эсселекнең кайчан кимиячәген әйткәннәр

Бу атнада Татарстанда эсселек бераз кими башлаячак. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге сайтында хәбәр ителә. Иртәгә республикада аномаль эссе һава саклана әле. Көндез һава температурасы +37 градуска кадәр җылыначак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, секундында 15-20 метр тизлектә җил, боз явуы көтелә.

Ә менә 30 июньдә һәм 1 июльдә антициклон акрынлап чигенеп, эсселек кими төшәчәк. Бу көннәрдә кыска вакытлы яшенле яңгыр, секундына 15-20 метр тизлектә җил, боз булырга мөмкин. Чәршәмбе +29+34, пәнҗешәмбе +26+31 градус җылы көтелә.
2 һәм 3 июль көннәрендә көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +23+28 градуска кадәр төшәчәк, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булачак.
Eldorado Weather сайтының 27 июнь мәгълүматларына караганда, Татарстан бу көнне Россия төбәкләре арасында Европада иң эссе төбәкләрнең берсенә әйләнеп калган. Бүген исә Татарстан Гидрометеоүзәге 29 июньгә аномаль эссе һава турында кисәтү бастырган – Татарстан территориясендә урыны белән +37 градуска кадәр эсселек көтелә.


Фикер өстәү