Татарстанда янгында тагын 2 кеше һәлак булган

Әлмәт районында янгында ике кеше һәлак булган, шуларның берсе балигъ булмаган егет.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, фаҗига 30 июнь көнне иртән була.

Әлмәтнең Добромышская, 14 адресы буенча урнашкан шәхси йортта янгын чыга. Фаҗига урынына килгән коткаручылар янгынны сүндергәч ике мәет таба. Бер мәетне өйдән чыккан урында, икенчесен йокы бүлмәсендә тапканнар.

Татарстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар — 1969 елгы ир-ат һәм аның 16 яшьлек танышы. Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын кухняда электр плиткасының төзек булмавы аркасында килеп чыгарга мөмкин. Бу хәлнең нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү