Татарстанлылар сишәмбе, 20 июльдә ял итәчәк. Бу мөһим дини бәйрәм — Корбан гаетен бәйрәм итү белән бәйле.
Исегезгә төшерәбез, Корбан бәйрәме хаҗ тәмамлануны символлаштыра һәм пәйгамбәребез Ибраһим истәлегенә билгеләп үтелә. Бәйрәм датасы ай календаре нигезендә билгеләнә һәм гадәттә Зөл-хиҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә.
Сүз уңаеннан, Татарстанда бәйрәм үткәрү датасы Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә расланды.