Владимир Путин: “Төбәк башлыкларына туры эфирлар уздырырга кирәк”

Россия Президенты Владимир Путин белән туры эфир барышында, ни өчен губернаторларны туры эфирлар уздырырга мәҗбүр итмиләр, дигән сорау бирелде.

Туры эфирны алып баручы Наилә Аскер-Задә уңай мисал үрнәгендә Татарстанны искә төшерде. Владимир Путин халык белән мондый форматта аралашуның бик мөһим булуын, чөнки аңа көн кадагына сугучы иң мөһим проблемаларның сайлап алынуын басым ясап әйтте. “Төрле өлкәләрдә үзеңнең гамәлләреңне үзгәртү-төзәтү өчен мөһим бу. Төбәк башлыкларына әлеге фикергә колак салуларын тәкъдим итәр идем”, – диде Президент.


Фикер өстәү