Владимир Путинга төзелеш материаллары бәяләре арту белән бәйле сорау юллаганнар

Троицкидан төзелеш материаллары бәяләренең күтәрелүе турында сорау бирелде.

Владимир Путин әйтүенчә, аларның кыйммәтләнүе инфляциягә бәйле. Ул башта дүрт процент чамасы булса, хәзер алты процент диярлек. Аны тотып торырга кирәк, шуңа күрә Үзәк банк төп ставканы бераз гына күтәргән. Президент инфляциянең биш процентка калуына өметләнүен әйтте.
Аның искәртүенчә, дөнья базарларында тимер бәясе дә үскән. Россиядә шул дәрәҗәгә күтәрәләр. Путин билгеләп үткәнчә, тимер бәясенә бәйле хәлләрнең тотрыклылануы өчен тиешле чаралар күрелә.


Фикер өстәү