Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина: «10 мең сум акча мәктәпкә әзерләүдә зур ярдәм булачак»

6 яшьлек балалары булган гаиләләр, хәтта  сабыйлары быел мәктәпкә бармаса да, яңа уку елына кадәр 10 мең сум акча алырга тиеш. Президент Владимир Путин «туры элемтә» барышында әнә шулай дип белдерде.

– Мәктәпкә бара торган балалар буенча мәсьәлә хәл ителмәгән килеш калды, чөнки, закон нигезендә, балалар мәктәпкә 7 яшьтән түгел, 6 яшьтән дә барырга мөмкин. 6 яшьлек балалар  быел укырга бармаса да, әлеге гаиләләргә түләргә кирәк, дип саныйм. Бу – бер тапкыр бирелә торган түләү. Шуңа күрә бала быел мәктәпкә бармаса да, аны киләсе елда мәктәпкә әзерләү өчен һәм ниндидер әйберләрне алданрак алу өчен тотарга кирәк, –диде Владимир Путин.

Әлеге акча әти-әниләр өчен ни дәрәҗәдә мөһим? Без бу хакта Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты  рәисе Нина Шиминадан сораштык.

– Бик дөрес. Әти-әниләр өчен балаларны мәктәпкә әзерләү –  икътисади яктан иң авыр вакыт. Иң зур чыгымнар августка туры килә. Без аяк киеме, букча,  каләм, дәфтәр кебек уку әсбаплары, түгәрәкләр өчен спорт киемнәре алабыз. «Әниләр берлеге»  вәкилләре әйтүенчә, алар  мәктәпкә әзерләү өчен июнь-июль айларында ук акчаны янга калдыра башлыйлар. Шуңа күрә 10 мең сум акча – гаиләләр өчен зур ярдәм, – диде  Нина Шимина.


Фикер өстәү