Владимир Путин чүп яндыручы 5 завод төзеләчәген әйтте

Ил башлыгы — Владимир Путин туры элемтә режимында 3 нче сәгать халыктан килгән сорауларга җавап бирә. Хәзерге минутка эфирга 2 миллионнан артык сорау юллаганнар.

Сорауларның берсе чүп проблемасы белән бәйле иде.

Волонтер чүп реформасы темасы буенча бик күп сораулар эшкәрткәнлеген сөйләде.  Россиялеләрне чүп эшкәртү заводларының тиешле күләмдә булмавы һәм чүп-чарны аерым җыю буенча да борчыла.

Чүп реформасы — бөтен ил буенча зур эш, дип билгеләп үтте президент. Элек бу проблема белән беркем дә шөгыльләнмәде, әмма элек бу кадәр калдык та юк иде. Хәзер беренче адымнар ясала. Якындагы елларда чүп-чар яндыручы заводлар төзеләчәк, ди ул.

Путин аеруча утильләштермичә, кайбер калдыкларны юкка чыгарырга ярамавын искәртте.
Биш завод төзү күздә тотыла. Хөкүмәт бу программаны киңәйтү мөмкинлеген карый. Бу, Президент сүзләренчә, зур эш.


Фикер өстәү