Путин белдергәнчә, Россиядә эшсезлек күрсәткече 5,9%ка җиткән

Россиядә эшсезлек дәрәҗәдә 5,9%ка җитте. Хөкүмәт алдында кризиска кадәрге чордагы күрсәткечкә чыгу бурычы тора, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында Төмән өлкәсендә яшәүче бер ханымның соравына җавап биреп.

– Бездә пандемия чорында эшсезлек дәрәҗәсе артты: элегрәк 4,6-4,7% булса, берара 6%тан артып китте, хәзер – 5,9% чамасы. Хөкүмәт алдында кризиска кадәрге чордагы күрсәткечкә чыгу бурычы тора. Эшсезлекнең берникадәр кимүе күзәтелә һәм бу тенденцияне саклап калырга кирәк, – диде ул.
Ханым озак вакытлар буе эш таба алмавына зарланды. Президент билгеләп үткәнчә, авыр хәл, әмма коронавирус пандемиясенә турыдан-туры бәйле түгел. “Төмән өлкәсе, әлбәттә, бу мәсьәлә белән җентекләбрәк шөгыльләнергә тиеш. Губернаторның безне ишетүенә ышанам”, – диде Президент.


Фикер өстәү