Татьяна Ларионова: «Безнең бурыч – яңа социаль проектларга ярдәм итү»

Гомер озынлыгын арттыру, фәкыйрьлеккә каршы көрәш, мәгариф һәм сәламәтлек саклау системаларын яңарту. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен яңа алымнар кирәк. Социаль әһәмияткә ия проектлар конкурсында җиңүчеләр белән бүген әнә шул хакта сөйләштеләр.

Аларның инициативалары сайлаулар алдыннан партия программасына кертелергә мөмкин.

– Без бүген сөйләшкән муниципаль практикалар – партия җирле оешмалар алдына куйган бурычларның иң мөһимнәре. Без инде авыл җирлекләрендәге проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән гражданлык инициативаларына беренче ел гына ярдәм күрсәтмибез, – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов.

Аның сүзләренчә, соңгы өч елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән җирле инициативаларны гамәлгә ашыру өчен оешмаларга грантлар бирелә. Халыкны мондый эшкә җәлеп итү районда нинди проблемаларның актуаль булуын һәм аларны чишү юлларын табарга мөмкинлек бирә.

– Без мөһим социаль мәсьәләләрне һәм бурычларны хәл итү юнәлешендә эшлибез: гомер озынлыгын арттыру, хәерчелеккә каршы көрәш, мәгариф һәм сәламәтлек саклау системаларын яңарту. Моңа, кичәге алымнарны кулланып, ирешеп булмый. Безнең бурыч – яңа социаль проектларга ярдәм итү, – диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов сүзләренчә, мондый проектларга мохтаҗ кешеләр бик күп.

– Бу проектлар дәүләт дәрәҗәсендәге бурычларны хәл итә. Без, үз чиратыбызда, бу инициативалар тормышка ашырылсын өчен барлык шартларны да тудырырга тиеш, – диде ул.

Социаль проектлар арасында яр буйларын, чишмәләрне, скверларны төзекләндерү, фотозоналар булдыру, балалар һәм спорт мәйданчыклары төзү, күлләрне чистарту, коеларны торгызу, аз керемле һәм опекага алынган гаиләләр өчен логопед үзәге, халыклар дуслыгы йорты, музей бар.

                                                                                          Ләйсән САФИНА


Фикер өстәү